Китап укучы балалар иле (6+)

Ел саен көзен 10 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ача һәм аларны экскурсияләргә чакыра.  

страна
10ф. Знакомство с книжками
10ф. Знакомимся с журналами

13 һәм 15 октябрьләрдә китапханәгә яшь китап сөючеләр килде, китапханәче апалары аларны бик җылы каршы алды. Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты. Укучылар зур кызыксыну белән китапларны куллану кагыйдәләре һәм аларны дөрес сайлап алу турында сөйләгәнне тыңлады. Укучылар «абонемент», «уку залы», «формуляр» төшенчәләре белән танышты, һәр китапның үз урыны булуы турында белде. Балалар игътибарына төрледән-төрле балалар журналлары, энциклопедияләре, кече мәктәп яшендәге укучылар өчен иллюстрацияле белешмәлекләр тәкъдим ителде.  
«Әкиятләр кәрҗине» викторинасы балалар өчен аеруча мавыктыргыч булды, алар рус халык һәм автор әкиятләре буенча булган белемнәрен күрсәтә алды. 
Чара азагында китапханәче барысын да китапханәнең даими укучылары булырга чакырды.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: